Шарафутдинов Шайхутдин Сирачетдинович

Дата и место рождения: 1910г.р.    Чувашская АССР, Батыревский р-н

Место службы, звание: рядовой

Награды: медаль «За Победу над Германией»

«орден Отечественной войны II степени»

Судьба: был в плену . Вернулся в родную деревню . Работал в колхозе . Умер  в 1999 году.

Воспоминания дочери Шейхутдина СирачетдиновичаФеймы Шейхутдиновича: этием,Шарафутдинов Шейхетдин Сирачетдин улы,1910 елның 10нчы августында туа.Анын  4 бертуган абыйсы һәм 2 апасы була.Абыйсы — Сирачетдинов Шакирҗан Сирачетдинович.Апалары Әсьма һәм Минҗихан исемле була.Сугыш аларның йортына бик зур михнәт китергән.Әти сугышның беренче кеннәреннэн үк,1941 елда сугышка керэ.Ул пехотада сугыша.1942 нче елда алар әсирлеккә эләгә.

Күрсәткән батырлыклары өчен әтиемә « Орден Отечества II степени» бирелә.1999 елның 12 нче октябрендә әти үлеп китә.

Әтием бик эшчән кеше иде.Тормышны яратты.Сугыштан(пленнан) кайтканнан соң да бик күп сөйләми иде.Әти дини кеше иде. «Безне тикшерергә кергән вакытта без намаз укыган кебек баса идек ,бераздан безгә ияреп урыс пленныйлары да безнең кебек намаз укыган сыман баса башладылар ,-дия иде,-ураза тоткан өчен шулпаны әз генә күбрәк бирәләр иде»-дип сөйли иде. «Суалчаннарга тимәгез,без пленда вакытта аларны үрчетеп,ит урнына капкалый идек»- дия иде.

Әтинең 4 баласы безнең әнидән,ә бишенчесе башка хатыннан (1939 елгы).Әти пленнан кайткач апаның туганнары әтигә  хатынын бирмиләр.Ә безнең әнинең ире сугышта үлгән була Һәм ул әтигә тормышка чыга.

Сугыштан соң әтиебез колхозда эшләгән,балта остасы булган,Татарстанда күп йортлар тезегәннәр.Ул безгә югары белем алу өчен күп көч куйган.Без аңа бик рәхмәтле.

Населенный пункт

Татарские Сугуты