Дата рождения: 1894 г.р.,Чувашская АССР, Батыревский район, д.Кзыл-Чишма
Дата и место призыва:12 июня 1941 г.,Чкаловский РВК
Воинское звание: рядовой
Воинская часть:1021 стрелковый полк 13 армии Брянского и Центрального фронтов
Награды: орден «Славы III степени»
Судьба: принимал участие в Воронежско-Касторненской наступательной операции. В боях под станцией Фонари Курской области 19 февраля 1943 года при наступлении был тяжело ранен осколком мины в обе ноги. Умер в 1973 г.
Гәүдәсе өч җирдә күмелгән.
“…Ул 1941 елда Алатырга окоп казырга җибәрелә. Баһадирдай көчле булганга андагы кешеләргә үрнәк күрсәтә. Аның көч-кодрәтен күреп, фронтка озаталар. 1943 елның җәендә Курск янындагы көчле бәрелештә авыр яралана. Ике аягы да җәрәхәтләнә. Савыктыру өчен аны иркутскига алып китәләр. Уң аягын төздән түбән кисәләр. Бу аягын ул татар зиратына алып барып, үзе белгәннәрне укып, үзе җиргә иңдерә. Саулыгы яхшыргач, яралы фронтовик 1944 елның март аенда Кызыл-Чишмәгә –туган авылына кайта. Кайткач уз эшенә керешә. Соңрак аны янгын сүндерүче итеп тә куялар. Сугыш вакытында күбесенең йортында сәгать булмый. Миннегали янгын каланчасына каты тавыш белән яңгырый торган тимер чаң урнаштырып, авыл өчен “гомуми сәгать” булдыра. Шул сәгать белән халыкны эшкә чакыр, ашарга кайтара. Ул суккан чаңның тавышы бөтен кырларга-басуларга ишетелеп тора. Шуның нәтиҗәсендә колхозда эш вакыты тәртипкә салына. Чабата ямау, чиләк төбен салу, пычкы кайрау, үгез камыты ясау, чалгы сугу, урак тешәү-бу эшләрнең барысын да аның уңган куллары башкара иде.
…1950 елларда аның кул-аягы сызлый башлый. Тикшереп карасалар: ул инде череп килә икән. Врачлар икенче аягын да бот төбеннән кисәләр.Бу аякны да Миннегали абзый зиратка барып җирли. Халыкка хезмәт итүен ташламый, йортын да яхшы карый. Шунсы гаҗәп: ул эшләгән чорда авылда бер дә янгын чыкмый.
1973 елда Кызыл-Чишмәнең яше-карты 78 яшьлек хезмәт һәм сугыш ветеранын сонгы юлга озатты”
Мансур Абдуллин

