Вахитов Кебир Латыпович

Дата рождения:1916 г.р., Чувашская АССР, Батыревский р-н, д. Кзыл-Чишма

 

Дата и место призыва: 1 январь 1942 г.,Чкаловский РВК

Воинское звание:  красноармеец

Воинская часть:1266 стрелковый полк 385 стрелковой дивизии

Награды: орден Отечественной войны I степени (2)

Судьба: 29 марта 1942 г. в боях был тяжело ранен в правую и левую ноги сколком мины, в результате ранения ноги были ампутированы. Умер в 1973 г

Из воспоминаний дочери Амины:

       ..Әниебез “Кәбир Вахитов сугыш кырында һәлак булды” дигән кайгылы хат ала, бераздан “Хәбәрсез югалды” дигән кәгазь дә килә. Күпмедер вакыттан сон госпитальдә ятучы әтинең үзеннән хат килеп төшә.Әни, шатланып, Казанга әтине алырга китә.

       Кечкенә вакытыбызда әтидән сугышта күргән хәлләрне сөйләтергә купме генә тырышып карасак та, аның нишләптер сөйлисе килмәде. Аңлашыла да инде:Сугыш елларындагы югалтулар аның йөрәгендә бик нык уелып калган. Аның бәлки без-балаларның куңеленең җәрәхәтлисе килмәгәндер, ә бәлки ул вакытларда артыгын  сөйләргә ярамагандыр?

       Әтиебез һәрвакыт гаиләбезнең йерәге дә, терәге дә булды. Без аннан беркайчан әнигә карата да, балаларына карата да авыр сүз ишетмәдек, салкын караш күрмәдек. Әти безнең барчабызгада үрнәк булды. Хәтта без аны инвалид дип тә белмәдек, чөнки нинди генә эшкә тотынса да җиренә җиткереп башкарды. Мин бу эшне белмим, булдыра алмам дигән нәрсә юк иде әтидә.. Горький шәһәрендә бухгалтер һөнәре алып кайткач, күп еллар буе колхозда өлкән бухгалтер булып эшләде.Әти теккән матур бишмәтләрне, күннән эшләнгән матур сандалларны, төп салган киез итекләрне киеп, апамнар азмы аулакларга йөргән?!Әтиебез тимер-томыр эшләренең барысын да балалар белэн бергәләп башкарды…

Населенный пункт

Кзыл-Чишма