Дата и место рождения: 1925г.р. Чувашская АССР, Батыревский р-н, д. Татарские Сугуты
Дата и место призыва: 11.01.1943г.
Место службы, звание: рядовой
Награды: «орден Отечественной войны I степени»
Судьба: был ранен 28 апреля 1945г.,чуть не дойдя до Берлина . Лечился в госпитале в Соликамске.10 сентября 1945 года вернулся домой . Трудился в колхозе . Умер в 1996году.
Из воспоминаний Шигабутдина Сирачетдиновича: мин 1943 елның 11 январенда армия сафларына алындым.Аннары мине Ерак Көнчыгышка озатыллар. Ә 1944 елны фронтка киттем Белорусия фронтында булдым. Күп кенә шәһәрләрне азат итүдә катнаштым. 45 миллиметрлы пушкада наводчик булып эшләдем. Шул ук пушка белән күп кенә немец танкаларын һәлак иттем Бу сугышлар вакытында батырлык күрсәткән өчен мине «Батырлык өчен» медале белән бүләкләделәр. Берлинга җитәр вакытта яраландым. Бу 1945 елның 28 апреле иде. Яраланганнан соң. Соликамскта госпитальдә дәваландым. 1945 нче елның 10 сентябрендә өйгә кайттым һәм сугыш вакытында авыр хәлгә төшкән колхозыбызны аякка бастыру эшендә актив катнаштым.
Мин Бөек Ватан сугышы чорында олы җанлы,сабыр холыклы һәм чыдам хатын-кызларыбыз күрсәткән батырлыкларны аеруча зур горурлык белән искә алам. Алар, сугышка киткән ир-егетләрне алмаштырып, тылдагы бөтен авырлыкларны үз җилкәләренә күтәрделәр,фронтны корал, икмәк һәм кием-салым белән тәэмин иттеләр. Алар иген иктеләр,алар урман кистеләр, алар торф чыгардылар, алар ниләр генә эшләмәделәр! Ә кулларына корал тотып турыдан-туры сугышта катнашучы хатын-кызларыбыз купме?! Алар дошманга каршы һөҗүмгә кутәрелделәр, очучы булып дошман өстенә бомба яудырдылар,танкист булдылар, шофер булдылар, поварлар,элемтәчеләр ,врачлар һәм шәфкать туташлары булдылар, фронтның нинди генә авырлыкларын кичермәделәр. Аларга минем чын куңелемнән рәхмәт әйтәсем килә.


