Дата и место рождения: 1926г.р. Чувашская АССР, Батыревский р-н, д. Татарские Сугуты
Дата и место призыва: 09.11.1942г.
Место службы, звание: рядовой
Награды: «орден Отечественной войны II степени»
медаль « За освобождение Кореи»
медаль«За победу над Японией»
Судьба: после возвращения в родную деревню работал в колхозе.1959-1969 гг. был председателем колхоза «Алга».Умер в мае 2024г.
Из воспоминаний Расыха Ахатовича:
Солдатлар чит сулар эчкәндә,
Ут боҗрасы аша кичкәндә,
Авыр юл уздылар итекләр
Тирбәлеп янганда бишекләр…
Мин, Салихов Расых Ахатович, 1926 нчы елда туганмын. Татар Согыты авылы мәктәбенең 7 нче классын тәмамлаганнан соң колхозда ике ел хисапчы булып эшләдем. 1942 нче елның 9 ноябрендә сугышка киттем. Минем белән бер үк вакытта фронтка Миначетдинов Абдуллади, Насертдинов Бари, Арипов Бари, Абитов Тимерша киттеләр. Безне 1 нче Ерак Көнчыгыш фронтына билгеләделәр. Миңа немецлар белән булган зур сугышларда катнашырга туры килмәде, чөнки бу чик буен японнардан сакладык. Фронтта Абитов Тимершаны, Насертдинов Барины очраттым. Минем “За победу над Японией” , “ За освобождение Кореи” дигән медальләрем бар.
Хәзерге көндә Татар Согытында “ Алга” колхозы идарәсендә эшлим. Тыныч хезмәтем өчен төрле күргәзмәләрдән грамоталар, юбилей медальләре белән бүләкләндем. 1959-1969 елларда “Алга” колхозынын председателе.


